Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китапларга күзәтү "Каләме белән батыр"

Шамил Рәкыйпов исеме укучыларыбызга, бигрәк тә яшьләргә, балаларга бик яхшы таныш. Укучылар аны илебезнең Геройлары, совет халкының батырлыгы җырчысы итеп беләләр. 22 сентябрьдә шушы олпат язучының тууына 90 ел тула. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсе мәктәп китапханәсе белән берлектә 7 сыйныф укучылары өчен "Каләме белән батыр!" дип исемләнгән китапларга күзәтү уздырды. Язучының үз китапларыннан һәм аның турында язмалардан шул исемдәге китап күргәзмәсе ясалды.Укучылар бик игътибар белән тыңладылар. Бигрәк тә "Геройлар үлмиләр" китабыннан райондашыбыз Советлар Союзы Герое Павел Цаплин турында өзек укыганда җанланып киттеләр, сораулар бирделәр,  Очучы кызлар турындагы әңгәмәгә дә бик теләп кушылдылар. Шамил Рәкыйповның геройлары исән чакта шулкадәр материал туплый алуына сокландылар. Укырга китапларын алдылар.