Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Түгәрәк өстәл, әңгәмә "Чир тараткан өчен җаваплылык"

19 сентябрь көнне Бәркәтә авыл китапханәсе  авыл яшьләрен, өлкән сыйныф укучыларын "Чир тараткан өчен җаваплылык" дип аталган зур чарага - түгәрәк өстәл артында сөйләшергә чакырды. Алдан ук  "Минем сәламәтлегем - минем киләчәгем!"дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Яшьләр арасында иң гади нәрсәләрне дә белмәү җинаятькә китерә.Әйе,әйе! Йогышлы чир тарату ул җинаять. Бу турыда сөйләшергә теләмәсәк тә сөйләргә туры килә. Китапханәче, сүзләре үтемлерәк булсын өчен, "Үз сәламәтлегем өчен үзем җаваплы!" дип аталган альбом - презентация дә әзерләгән иде. Яшьләр бик теләп әңгәмәгә кушылып киттеләр. Уголовные Кодексы РФ китабыннан нинди статьялар каралганын, моның нинди зур җаваплылык икәнен бергәләп аңлаштык.