Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә - дәрес "Битлексез терроризм!" (Теләктәшлек һәм терроризмга каршы көрәш көненә)

1 сентябрьдә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган фаҗигага 15 ел булды. Бу көнне террористлар тарафыннан меңләгән гаепсез кешеләрнең каны коелды. Терроризмның нинди коточкыч нәрсә икәнен аңлату максатыннан һәм 3 сентябрьдә "Теләктәшлек һәм терроризмга каршы көрәш көне" уңаеннан Бәркәтә авыл китапханәсендә 6, 7 сыйныф укучылары белән ""Битлексез терроризм! (Терроризм без маски) дип аталган әңгәмә - дәрес (урок - рассуждение) үткәрелде.Китапханәче терроризга аңлатма биреп, шул исемдәге китап күргәзмәсенә куелган материалларга күзәтү уздырды.Әңгәмә сорау - җавап формасында барды. "Беслан фаҗигасы!" исеме астында күрсәтелгән презентация дә укучыларга көчле тәэсир итте. Гомумән, балалар үзләре өчен кирәкле мәгълүматлар алдылар.