Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тарихи дәрес "Минем Ватаным шуннан башлана! "(Республика көненә К Дню республики)

30 август - Республикабызның бөтен почмакларында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәбез. Бездә ул бәйрәм 29 көнне район күләмендә аллы - гөлле чәчәкләр, мул - мул ризыклар тулы өстәлләр белән бәйрәм үткәрүдән башлана.Бәркәтә авыл китапханәсендә алдан ук ел буена эшләп килүче "Татарстан туган төбәгем" күргәзмәсе яңа материаллар белән тулыландырылды..Укучылар белән китапларга күзәтү, әңгәмәләр  үткәрелде "Минем Ватаным шуннан башлана! исемле тарихи дәрес яшьләр һәм яшүсмерләр өчен иде. Алар бик кызыксынып китапханәченең 100 еллык тарихы булган Татарстан турында сөйләвен тыңладылар. 25 сораудан торган анкета сорауларына җаваплар биреп үзләренең белемнәрен тикшереп  карадылар. Кыскасы, тарихи дәрес бик җанлы һәм файдалы узды.