Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә - хәтер "Батырлар елмаеп үлделәр!" (Җәлилчеләрне искә алу көне)

Җәлилчеләр дигәч күз алдына татар халкының бөек уллары - 11 сугышчы килеп баса. Кемнәр соң алар, ни өчен халык хәтеренә шулай кереп калганнар? 25 август көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә оештырылган "Батырлар елмаеп үлделәр!" исемле күргәзмә - хәтер нәкъ менә шуны ачып бирергә тырышты.Төрле язучыларның алар турында язган китапларыннан кала монда папка җыелмалары да куелган иде.Кич яшьләр өчен "Татарлар елмаеп үлделәр" дип исемләнгән презентация дә күрсәтелде. Алар белән әңгәмә дә уздырылды. 11 тоткынның да биографияләре, шигырьләре кычкырып укылды. Яшьләр аларның батырлыгына сокланды.