Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тарихи сәгать "Җилфердә илем байрагы, төсләреңне балкытып!" (Россия флагы көне К Дню российского флага)

22 август - Россия флагы көне.Бу бәйрәмне балалар бик ярата. Чөнки Бәркәтә авыл китапханәсе һәр ел саен алар белән кызыклы чаралар уздыра. Узган елны балалар могҗизалар кырында ярышса, быел исә тарихи сәгатьтә очраштылар.  "Җилфердә илем байрагы, төсләреңне балкытып!" дип аталды ул. Россиядә иң беренче килеп чыккан флаглар, байраклар тарихыннан алып, бүгенге көн флагына кадәр килеп җиткән тарих белән таныштылар. Шул исемдәге китап күргәзмәсе һәм презентация, шакмаклар эчендәге сораулар, шул сораулар буенча рәсемнәр ясау, соңыннан хәрәкәтле уеннар балаларга бик ошады. Бергәләп тәмле алмалардан авыз итү күңелләренә тагын да хуш килде.