Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә - дайджест “Ерак гасырлардан килгән аваз!” (Габдерәхим Утыз Имәнинең 265 еллыгына)

 Татар дөньясының танылган шагыйре Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 265 ел. Танылган якташыбыз, райондашыбызның тормыш һәм иҗат юлын тагын да укучыларыбызга таныту өчен, тагын да кызыксындыру максаты белән Бәркәтә авыл китапханәсендә “Ерак гасырлардан килгән аваз!” исеме астында дайджест - күргәзмә эшләде.Шагыйрьнең шигырьләренә, аның турында папка - досьега күзәтү үткәрелде, 90 нчы еллар башыннан инде сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткән якташларыбызга "Утыз Имәни" премиясе бирелеп килә. Алар турында җыелган мәгълүматлар да укучыларыбыз өчен кызыклы булды.