Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Җәйге укулар "Китапның каникулы юк"

Әйе, китап ял итми, аның каникулы юк. Бәркәтә авыл китапханәсендә уздырылган җәйге укулар да шулай дип аталды. Төрледән - төрле  интерактив уеннар, сораулар һәм җаваплар белән үрелеп барылган бу укулар балаларга бик ошады. Алар татар телен камил белү буенча белемнәрен дә үстерделәр, курчак телендә рольләргә бүлеп шигырьләр дә укыдылар, бәхәсләштеләр дә, рәсемнәр  һәм күрсәтмә әйберләр буенча табышмаклар да чиштеләр.Кыскасы, бик күңелле булды.