Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Акция "Китапханәгә бөтен гаилә белән..."

Бәркәтә авыл китапханәсе "Китапханәгә гаилә белән" акциясен дәвам итә. Чөнки урамда җәй, һәр көнне балалар әти - әниләре белән саф һава суларга чыгалар, балалар мәйданчыгында уйнарга җыелалар. Шул вакытта китапханәгә дә кереп чыгарга вакыт табалар. Китапханәче көн дә алар өчен нинди дә булса шөгыль уйлап таба. Шулай итеп бергәләп китаплар да укыла, уеннар да уйнала. Бөтенесенә күңелле дә була.