Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Марш - бросок "Бабайларыбызның якты истәлегенә" (К Дню победы)

5 май көнне Әлмәт шәһәре волонтерлары, моржлары  мәңгелек ут янында марш – бросок уздырдылар. Алар 100 км. араны җәяүләп узып сугышта һәлак булганнарга хөрмәтләрен күрсәттеләр. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләренә “Ахирәтләр” һәм “Ак калфак” клублары да кушылды. Алар кунакларны матур шигырьләр, теләкләр белән каршы алдылар. Кунаклар китапханәгә китапларын бүләк итеп калдырдылар. Соңыннан шушы клуб членнары китапханәдә  “Без сезнең яшьтәшләр идек” күргәзмәсе белән таныштылар, фикер алыштылар, хатирәләрен яңарттылар.