Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тарихи дәрес "Сугыш тавышы!" (Хәтер һәм кайгы көненә карата)

22 июнь  - каһәрле сугыш башланган көн. Миллионнарча кеше гомерен алып киткән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу, хәтер сандыкларын барлау һәм кайгы көне. 20 гасырда калган бу мәшхәрне 21 гасыр буыны да онытмаска тиеш. Нәкъ шул максаттан Бәркәтә авыл китапханәсе "Күңелле балачак" ял лагерында ял итүче балалар белән "Сугыш тавышы" дип исемләнгән тарихи дәрес уздырды. Китапханәдә алдан ук шул исемдәге китаплы - рәсемле, экспонатлы күргәзмә эшләде.Теләгән һәркем анда куелган экспонатлар, альбомнар, китаплар белән таныша алды.Китапханәче сугышка бер гаиләдән берничә кеше китеп һәлак булган гаиләләр турында сөйләде, танкта янып үлгән, 18 яшендә өлкән лейтенант дәрәҗәсе алган әтисенең абыйсы язмышы белән таныштырды, балаларга "Сугыш башланган көн" исемле презентация дә күрсәтте. Өй эше итеп кемнәрнең өлкән яшьтәге әбиләре бар, сугыш башланган көн турында сорашып килергә кушты. Кыскасы, бу көнне балалар бик күп мәгълүмат алдылар.,