Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Спортивно - эстафетная игра "Минем дустым велосипед"

Җәй иң күңелле чак, бигрәк тә балалар өчен.Мәктәп каршында оештырылган ял лагерына йөрүче балаларны бүген Бәркәтә авыл китапханәчесе Әлфия апалары "үзе белән ярышырга" чакырды. Ләкин бер шарт белән, һәркем велосипедта килергә тиеш булды. "Минем дустым велосипед" дип атадылар алар бүгенге спортлы - эстафеталы уеннарны. Бәләкәйрәкләр китаплар белән танышкан арада олыраклар велосипедта җилдерде, кашыкка шарик куеп, аяк арасына туп кыстырып йөгерүләр, төсле кәгазьдән светофорлар кисү, велосипед рәсемен җыю берсе дә калмады. Соңыннан бергәләп "Велосипед дусмы, дошманмы?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Әлбәттә инде бәйрәм бүләксез булмый, матур шарлар, тәмле конфетлар да эләкте.