Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Интерактив уеннар, кечкенә сабантуй "Елмаю балкысын, сабыйлар йөзендә..." (К Дню защиты детей)

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Мәдәният йорты белән бергәләп Бәркәтә авыл китапханәсе алар өчен зур бәйрәм ясады. Төрле спорт ярышлары, татар халкының борынгы уеннары, китаплар, мульфильм геройлары буенча белем тикшерү күнегүләре, викториналар, җырлы - биюле уеннар белән ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Төрле тәм - томнар, матур уенчыклар балалар күңеленә бик хуш килде. Бу көнне хәтта "алтын медаль"гә хәтле алып киттеләр. 35 бала, аларның әниләре, әби - бабайлары, апа - абыйлары да медальсез калмады. Кыскасы сабыйлар рәхәтләнеп ял иттеләр.