Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бәләкәй бал "Пушкин әкиятләрен көйгә салып..." (Муза пушкинских сказок...)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Кадерле балалар, әти - әниләр, әби - бабайлар. Бөек рус язучысы, шагыйре, әкиятчесе Александр Сергеевич Пушкинны сез инде барыгыз да беләсез. Аның әсәрләрен бөтен дөнья халкы яратканы да сезгә мәгълүм. Быел әлеге язучының тууына 220 ел тулды. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты, мәктәп  белән берлектә балалар өчен "Пушкин әкиятләрен көйгә салып..." (Муза пушкинских сказок...) исемле бәләкәй бал уздырырга уйлады..Сезне бик кызыклы маҗаралар көтә.Бал булгач әлбәттә инде бик матур ясалган прическалар һәм бизәлгән күлмәкләрдән килерсез дип уйлыйбыз. Шулай ук үзегезне танытмас өчен бит пәрдәләре, маскалар һәм җилләткечләрегезне дә алырга онытмагыз. Сезне 11 июнь сәгать 11дә авыл мәдәният йортына көтеп калабыз