Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү дәресе, хәрәкәтле уеннар "Спортка - Ура! Виват футбол!"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Ур - ра! Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә, алай гынамы, Казанда уза! Күпме кунак - җанатарлар, күпме кызыклы вакыйгалар, тойгы - кичерешләр! Футболчыларның аренада уйнаганнарын якыннан күрергә безнең мөмкинлегебез булмаса да, без үзебезнең команда өчен телевизор аша көч биреп тора алабыз. Көне буена экран каршысында утырмассыз бит, хөрмәтле дуслар. Әйдә, килегез 22 июнь сәгать 11 гә Бәркәтә авыл китапханәсенә, сезне кызыктырырдай күп нәрсә булачак анда. Мәсәлән, төрледән - төрле... Менә, килерсез дә күрерсез. Соңга калмагыз, көтәбез!