Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Танып белү-күңел ачу сәгате "Спорт белән бик дус без".

Спорт белән дус булган кешенең сәламәтлеге нык була. Ә спорт төрләренең ниндиләре генә юк! 27 май көнне Якты-Тау авылы китапханәсе малайларны һәм кызларны спортның туплы төрләре белән таныштыру максатыннан, "Спот белән бик дус без" дип аталган чара оештырды.Чара барышында балалар футбол, баскетбол һәм волейбол уеннары тарихы турында  кызыклы мәгълумат тыңладылар, уен кагыйдәләре белән таныштылар һәм футбол уенында үзләренең дә осталыкларын күрсәттеләр.