Мастер - класс "Бавырсак пешерү"
Татар халкы элек - электән бик кунакчыл булган. Кадерле кунак өчен һәр йортта талкыш кәләвә, чәк - чәк , бәлеш, өчпочмак пешерелгән. Ә инде табын күрке булып бавырсак торган. Төрле мәҗлесләрдә, туйларда бавырсак иң күркәм сыйларның берсе.
Китапханә каршында оештырылган "Ак Калфак" оешмасында торган хатын - кызлар белән берлектә, авылыбызның милли аш -су остасы Нуруллина Асия Рәшит кызы, бавырсак пешерүнең бөтен нечкәлекләре белән бүлеште.