"Китапханә - өмет һәм белем утравы"
Авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары өчен, 2 - 10 гыйнвар көннәрендә, китапханәдә "Китапханә - өмет һәм белем утравы","Очаг культуры и добра", "Ишекләр һәм безнең йөрәкләр сезнең өчен һәрвакыт ачык" исеме астында ачык ишекләр көннәре үткәрелде. Китапханә һәм китап турында төрле мәгълүматлар бирелде, күргәзмәләр, күргәзмә - стенд, тематик киштәләр белән таныштырылды. Уку залында матбугат, 2017 ел - Россиядә экология елы дип игълан ителү турында мәгълүматлар җиткерелде. Китап укырга яратучылар бик теләп, үзләренә ошаган, күңелләренә хуш килгән, китапларны алдылар. Оештырылган чаралардан һәркем канәгать калды.