Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби чара "Абдулла Алиш – герой да, әкиятче дэ"

15 нче сентябрь көнне Туймәт авылы китапханәсендә 2 нче сыйныф укучылары "Абдулла Алиш- герой да, әкиятче дә" дип исемләнгән әдәби танышу үткәрелде.Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.Балаларның "Сертотмас үрдәк", "Чукмар беләнТукмар" әкиятләрен кызыксынып тыңладылар.Балалар А.Алишның нинди искиткеч кеше булуын,балаларны бик яратуын һәм алар белән һәр вакыт уртак тел табуын белделәр.