Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Сәламәтлек сәгате "Без сәламәт тормыш яклы"

Туймәт авылы китапханәсендә Бөтендөнья аеклык көне уңаеннан "Без сәламәт тормыш яклы" сәламәтлек сәгате үткәрелде.Яшьләргә яшь организмга алкогольнең нинди зарарлы йогынты ясавы турында сөйләде. Шулай ук кеше холкында    нинди үзгәрешләр булуы һәм аның баш миендә нинди тискәре нәтиҗәләр булуы турында да сөйләнелде. Аннан соң яшьләр арасында "алкогольгә мөнәсәбәтең" дигән сораштыру-дискуссия узды. Бердәм фикергә килделәр,безнең сәламәтлегебез-үз кулларыбызда.