Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Әңгәмә "Тәмәке тарту сәламәтлеккә зарарлы"

19 нчы ноябрьдә Туймәт авылы китапханәсендә "Тәмәке тарту сәламәтлеккә зарарлы" дип исемләнгән әңгәмә кичәсе узды.Элеге теманың актуальлеге тәмәкенең яшьләр арасында киң таралуы белән аңлатыла.Күпләр тәмәке тартуны начар гадәт дип кенә кабул итәләр һәм аннан җиңел генә котылып була дип уйлыйлар. Тик чынлыкта бу алай түгел.Балалар һәм яшүсмерләр арасында бу яман гадәткә ияләшкәннәрнең күплеге берәүгә дә сер түгел, шуңа да тәмәкенең зарары һәм аның сәламәтлеккә никадәр зур зыян салуы турында җитди сөйләшүләр бик кирәк. Олырак үсмерләр белән алып барылган әңгәмә вакытында ясалган төп нәтиҗә шундый булды. Тәмәке тартмаган кеше сәламәтлеген саклау ягын сайлый. Балалар тәмәке составындагы агулы матдәләр, аларның кеше организмына ничек тәэсир итүе турында, белделәр, башка күп кенә файдалы мәгьлүмәт киңәшләр ишеттеләр.