Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Экологик тәрбия сәгате "Табигать өчен һәркем җаваплы"

17 нче сентябрь 10:00 сәгатьтә, китапханәдә,"Табигать өчен һәркем җаваплы" исеме астында түгәрәк өстәл үткәрелде.Балалар күргәзмә стенд,экоголик материаллар белән таныштылар.Табигатьнең матурлыгына,байлыгына сокланмаган, аны сакланмаган кешене кеше дип тә әйтеп булмый. Табигать бит ул безгә азыгын да,киемен дә яшәү өчен кирәк- ярагын да бирә.Табигатьне, андагы яшеллекне, бөтен җан илләрен туендыручы гаҗәеп ашханә дияргә була. Үзебез сулый торган һава өчен дә без үсемлекләргә бурычлы.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.