Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

«Туган ягым – горурлыгым минем» дип аталган викторина

       Иске Үтәмеш авылы китапханәсендә укучы балалар белән«Туган  ягым – горурлыгым минем» дип аталган викторина үткәрелде. Әдәби чараның максаты сорауларга җавап табу гына түгел  ә укучыларда    туган авылның   истәлекле урыннары , күренекле кешеләре турында белемнәрен киңәйтү,  туган якның тарихы белән кызыксындыру иде.  Китапханэче Иске Үтәмешкә  багышланган альбомнарга күзәтү ясады. Укучылар  «Туган  ягым – горурлыгым  минем» дип аталган күргәзмә белән дә таныштылар.