«Туган ягым – горурлыгым минем» дип аталган викторина
Иске Үтәмеш авылы китапханәсендә укучы балалар белән«Туган ягым – горурлыгым минем» дип аталган викторина үткәрелде. Әдәби чараның максаты сорауларга җавап табу гына түгел ә укучыларда туган авылның истәлекле урыннары , күренекле кешеләре турында белемнәрен киңәйтү, туган якның тарихы белән кызыксындыру иде. Китапханэче Иске Үтәмешкә багышланган альбомнарга күзәтү ясады. Укучылар «Туган ягым – горурлыгым минем» дип аталган күргәзмә белән дә таныштылар.