Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

“Туган ягымның шифалы үләннәре” дигән аралашу сәгате

       Иске Үтәмеш авылы китапханәсендә китап  укучылар белән  “Туган ягымның шифалы үләннәре” дигән аралашу сәгате    үткәрелде.   Әлеге  чараның максаты – китап укучыларның кызыксынуын үстерү, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү булды. Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Кичә барышында   дару үләннәрен җыю вакыты,   аларны ничек файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат  бирелде.