Подлесноутямышская сельская библиотека - филиал № 18

Китапханә турында

Адрес: 423105, РТ, Чирмешән  районы, Урманасты Үтәмеш авылы,

Совет урамы 12А йорт

Эл.адрес: Cheremshan.Bibl18

Эш вакыты:   13.00-14.30

18.00-19.30

Ял көне-дүшәмбе.



Урманасты Үтәмеш авылкитапханәсе 1934 елның октябрь аенда, мәчет бинасында, китап уку йорты буларак ачыла. Аны оештыручыларның берсе Шөгер районыннан килгән Килмакаев була. Ул үзенең эшчәнлеген1938 нче елга кадәр дәвам итә.Ул елларның төп максаты авыл халкын уку-язуга өйрәтү һәм китапларны аларга җиткерү була.

Кырыс сугыш елларында да китапханә үз эшен дәвам итә. Китапханәче еш кына авыл советында кизү тора, военкоматтан ир-атларны сугышка чакыру телеграммаларын кабул итә һәм ияләренә тапшыра, фронтка хатлар язу буенча эш алып бара. Китапханәдә ул авыл халкы өчен укулар оештыра, аларны даими фронт хәлләре белән таныштыра.

Сугыштан соң авыл халкының тормышы акрынлап җайлана башлый. Китапханә авылның төп мәдәни үзәгенә әверелә: китаплар һәм шуның белән бергә укучылар саны да арта.

1968 елның август аенда авылда кирпечтән яңа мәдәният йорты төзелә. Китапханә дә шул бинага күчә. Төрле елларда китапханәче булып: Киямова Мөслимә, Бәдретдинова Фәридә, Хәмитова Нурсинә, Минхаирова Нәзирә, Мортазина Гайнияләр эшли.

1975 елдан алып 1998 елга кадәркитапханәче булып Исхакова Венера эшли. Үзенең эшчәнлек дәверендә ул зур уңышларга ирешә. Ул күп вакытын китап укучыларга һәм китап фондын тулыландыруга юнәлдерә, массакүләм чаралар оештыра,яшьләр белән күп эш алып бара. Төрле темаларга китап күргәзмәләре, әдәби кичәләр, конференцияләр, әңгәмәләр оештыра. Венера Шакировна күпъеллык намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнә.

1979 елда китапханәләрне берләштерәләр һәм Урманасты Үтәмеш авылы китапханәсе Чирмешән үзәк китапханәсенең 18 нче филиалына әйләнә. 

2015 елда китапханәдә капиталь ремонт уздырылды, укучылар өчен уңайлы шартлар тудырылды.

Урманасты Үтәмеш авылында 193 кеше яши.

Китапханә фондында 6500 экземпляр китап исәпләнә.

2011 елдан бирле Урманасты Үтәмеш китапханәсендә  Имаметдинова Фәридә Самат кызы эшли.

Китапханә район һәм республикада уздырылган төрле чараларда актив катнаша. Шулай ук туган якны өйрәнү буенча төрле чаралар уздырыла.  "Китапханә тарихы", "Авылымның чишмәләре", "Авыл уңганнары" дигән альбомнар төзелә. Зур игътибар хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбиягә бирелә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “ Ул елларның даны мәңгелек” исеме астында төрле чаралар уздырылды.“Дөнья сугышны белмәсен” дигән китап күргәзмәсе, “ Ветеран искә ала” дигән альбом төзелде, шулай ук “Балаларга сугыш турында укыйбыз “ дигән акциядә катнаштык. Акциянең төп максаты: Бөек Ватан сугышы турында язылган иң әйбәт әдәби әсәрләр үрнәгендә балаларда, яшүсмерләрдә патриотик хисләр тәрбияләү. Бер үк вакытта оештырылган сугыш турында балалар өчен язылган  әдәби әсәрләр уку, укучыларда илебезнең тарихында булган вакыйгаларны күзалларга,туган илебезгә мәхәббәт уятырга ярдәм итә. Без бу акциядә 4 нче сыйныф укучылары белән беренче мәртәбә катнаштык. Башта укучылар Бөек Ватан сугышы турында белгәннәре белән уртаклаштылар, сугышта катнашкан туганнары хакында сөйләделәр.Аннан соң А.Митяевның “Мешок овсянки” дигән хикәясен уку оештырылды. Соңыннан балалар сорауларга җаваплар бирделәр. Акция сугышта үлеп калганнар хөрмәтенә бер минутлыктынлык белән тәмамланды. 

Китапханә авыл территориясендә уздырылган экологик чараларда һәрдаим катнаша. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында төрле чаралар комплексы оештырылды. Китапханәдә ”Туган якның чишмәләре” дип аталган альбом төзелде.

Авыл халкының игьтибарын экологик мәсьәләрне бергәләп чишүгә  юнәлдерү максатында һәр елны “Чишмә көне” уздырыла. Бу көнгә багышлап китапханәдә “Яшел дөнья –безнең уртак йортыбыз” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Авыл халкына “Урманасты Үтәмеш авылы  чишмәләре-табигать һәйкәлләре” дип аталган информацион битләр таратылды. Авылда булган чишмәләр, сулыклар тирәсен чүп-чардан арындыру өчен экологик десант оештырылды.Чарада балалар да, өлкәннәр дә, барлыгы 34 кеше, бик актив катнашты.