Новокадеевская сельская библиотека - филиал № 17

Комсомол белән аерылмыйм , мәңге яшь булып калам

 24нче октябрь көнне "Комсомол белән аерылмыйм,мәңге яшь булып калам" исеме астында китап күргәзмәсе эшли башлады.Совет яшьләре оешмасы аркылы миллионлап кеше үтте.Комсомол тарихы-ул безнең тарих.Шуның өчен без аны белергә тиешбез.Күргәзмәдә- оешманың Уставы, комсомол билгесе, комсомол билеты үз урынын алган.Комсомол тарихын,аның алдынгы яшьләрен тасвирлаган китаплар да бар.Күргәзмә балаларга бик күп мәгълүмәт бирә,зурларга да күңелле хәтирә почмагы булып тора.