Акция "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!!
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә без,Утыз Имәнлеләр дә кушылырга булдык.Күп балалы гаилә -Зияковларны китапханәгә кунакка чакырдык.Алар белән күңелле уеннар уйнадык, кызыклы китаплар укыдык, тәмле итеп чәй эчтек.Соңыннан балаларга тәмле күчтәнәчләр һәм мәктәпкә кирәк-яраклар бүләк иттек.