Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

"Мәхәббәт һәм тугрылык - ныклы гаилә нигезе" дип исемләнгән очрашу.

 Россиядә 8 июльне Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык  көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Тугрылыклы һәм бер-берсен яратучы ир белән хатын булу- берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, ул әле зур җаваплылык та . Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул- безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә ,якыннар белән аралашуда без көч алабыз , алга таба яшәүгә рухланабыз.

Бәйрәмгә Фазыйл һәм Рушания Сальмановалар гаиләсе чакырылды. Бу  матур гаилә 35 ел бергә иңне-иңгә  куеп, бер-берсенә тугры булып , балалар үстереп, оныклар сөеп тормыш итәләр. Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык,йомшак күңеллелек тәрбияли. Баланың төп таянычы - әти-әни! Бәйрәм бик күңелле утте.Аларны тапкырлыкта сынап карадык ,сорауларга җавап бирделәр, шарга бер-берсенә багышлап матур сүзләр яздылар.Бу очрашу чәй табыны артында тәмамланды.Киләчәктә безгә тагын очрашырга язсын иде.  Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз.