Лашманская сельская библиотека - филиал № 11

"Карга боткасы"

Татар халкының иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы. Элек-электән кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килгәч, алар хөрмәтенә "Карга боткасы" дигән бәйрәм ясаганнар. Бу бәйрәм бүгенгесе көндә инде югалып килә, шунлыктан без аны яңартырга уйладык. 26 мартта Лашман авлылының Урал урамында Карга боткасы үтте. Урамның барлык халкы, кечесеннән алып олысына кадәр Карга боткасына җыелды. Бәйрәм өстәле көйләнде, иң төп ризык- ботка пешерелде. Оста хуҗабикәләребез коймаклары пешкәнче уеннар уйналды, күмәкләп биеп тә алдык. Гөрләп торган өстәл артына самавыр утыртылгач тәмләп чәй эчелде, ботадан авыз ителде. Китапханә тарафыннан оештырылган бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.