Лашманская сельская библиотека - филиал № 11

"Хуҗабикәләр өчен"

8 март Лашман авылы китапханәсендә "Хуҗабикәләр өчен" исемле китап күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә: аш-су серләре, һөнәргә, бәйләргә, чигәргә, тегәргә өйрәтүче китаплар урын алды. Һәр китап аерым бер һөнәр төрен эченә алган. Ашарга пешерергә яратучылар өчен аш-су китабында ачык,матур рәсемнәр белән рецеплар бирелгән, бәйләргә яратучылар өчен бәйләм схемалары бирелгән китап та бар биредә.  Бу күргәзмә уңган хатын-кызлар, хуҗабикәләр өчен бик тә файдалы булгандыр дип уйлыйм.