Лашманская сельская библиотека - филиал № 11

Китап турында нәрсә беләбез?

7 март Лашман авылы китапханәсе  "Ләйсән"  балалар бакчасында "Китап турында нәрсә беләбез?" исемле түгәрәк өстәл оештырды. Балаларга китап турында шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар укылды. Иң зур китап турында мәгълүмат бирелде. Балалар Китап нәрсә ул? Китап ни өчен кирәк?, Китап нәрсәгә өйрәтә?сорауларына җавап бирделәр. Китапханәдән алып киленгән китаплар белән таныштылар, тәрбияче апалары белән бергәләп укыган әкиятләрен сөйләп күрсәттеләр.Укый белә башлагач китапханәгә йөрергә, китаплар укырга вәгъдә иттеләр.