Лашманская сельская библиотека - филиал № 11

Гаилә- тормыш учагы

4 март Лашман авылы мәдәният йортында Гаилә - тормыш учагы исемле музыкаль кичә үтте. Кичәдә балалар бакчасына йөрүче уртанчы һәм өлкән төркем балалары, аларның әти-әниләре катнашты. Кичә концерт номерлары һәм ярышлардан торды. Сайлап алынган 4 гаилә көч сынашты. Ярыш өч турда барды. Беренче турда балалар этиләрен бәби ясап киендерделәр, икенче турда акча "җыйдылар", өченчесендә осталыкларын күрсәттеләр. Дүрт гаилә дә актив, тапкыр һәм бердәм булдылар. Җиңүчеләргә грамоталар бирелде.