Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Милли моңнар"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

20 нче апрель Иске Дөреш авыл китапханәсе укучылар өчен татар әдәбияты классигы, татар халкының данын дөньяга таныткан бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Милли моңнар» исемле әдәби кичә үткә. Кичә шагыйрьнең «Милли моңнар» шигыре белән башланып китә. Эчтәлекле презентация ярдәмендә укучылар Тукай эзләре буенча сәяхәт иттәләр, шагыйрьнең кыска һәм ачы язмышлы тормышы, иҗаты турында мәгълумат алалар. Шулай ук «Кызыклы шәкерт» дип аталган инсценировка күрсәтелә, кайбер шигырьләре яттан сөйләнә. «Еллар, чорлар аша һәрбер сүзе яңа хисләр яза күңелгә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнә. Кичә Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» жыры белән тәмамлана.