Староабдуловская сельская библиотека - филиал № 30

Кошларым-кошкайларым

1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. « Кошларым-кошкайларым » дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Кичә ахырында иң матур кош рәсеме ясаучы укучылар билгеләнде