Староабдуловская сельская библиотека - филиал № 30

Ин яхшы булэк- китап!

2012 елдан башлап 14 февраль көнне Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли. Китап иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе, аны без якыннарыбызга һәм дусларга бүләк итә алабыз.

Нәкъ менә 14 нче февраль көнне Иске Абдул китапханәсенә Әфган сугышы ветераны Габдрахманов Әбүзәр абый кунакка килде, ә кулында- бик тә зәвыклы "Җидегән чишмә" исемле китап. Әлеге китабын ул безнен китапханәгә бүләк итеп алып килгән.