Староабдуловская сельская библиотека - филиал № 30

Галэм кинлеклэре чакыра

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Гасырлар дәвамында йолдызлар кешеләрне җәлеп иттеләр. Күп санлы тикшерүчеләр үз гомерләрен чиксез, караңгы тирәнлекләрне өйрәнүгә багышлыйлар. Астрономнар, космонавтлар, физиклар Галәм киңлекләрендә яшеренгән серләрне ачарга тырышалар. «Космоска, йолдызларга турыдан-туры» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән (6+) китаплар яшь укучыларга борынгы астрономия фәнен, йолдызлар һәм галактикалар, планеталар һәм кометалар дөньясын белергә ярдәм итәчәк. Беренче очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин һәм космосны яулаучы башка куркусыз кешеләр, космик кораблар һәм галәмнең серләре турында китаплар сөйләячәкләр.