Семекеевская сельская библиотека - филиал № 29

Офыгында кояш нуры

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Сания сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала. Сания Юныс кызы хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә: укытучылар журналы булган “Мәгариф”тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары — мәктәптә укыганда “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Радик Фәизов җитәкләгән “Тукай якташы” әдәби түгәрәгенә йөреп, иҗади чыныгу ала, шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район һәм республика газеталарында даими катнаша башлый.Сания Әхмәтҗанова 1990 елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халыкка таныла. Ул чорда аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Закиров, Айдар Галимов,[2], Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар башкара.