Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сирәк талантлы каләм иясе

21 март көнне Яңа Бүләк авылы китапканәсендә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, балаларның да өлкәннәрнең дә яраткан шагыйре, күренекле язучы, галим, тәрҗемәче, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин белән очрашу узды. Шулай ук әлеге мәдәни чарада  талантлы каләм иясе, шагыйрә, балалар язучысы, тәрҗемәче,  С. Грибоедов исемендәге әдәби премия һәм истәлек медале иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты -Әлфия Ситдыйкова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент, җырчы-галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова да катнашты

 Кичәгә авылыбызның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә битараф булмаган күпсанлы китап укучылар җыелды. "Сирәк талантлы каләм иясе" дип аталган кичә бер сулышта узып китте.