Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

И,минем туган телем

языка  21 нче февраль көнне    Халыкара туган тел көненә багышлап“Сәйлән” балалар бакчасында “И, минем туган телем” дип аталган чара уздырдык. Бу көнне балаларга туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, әһәмияте турында мавыктыргыч итеп сөйләнде. Мәдәният хезмәткәрләре татар халкының төрле музыка уен кораллары белән таныштырдылар һәм татар халык көйләрен башкардылар. Нәниләр табышмакларга җаваплар да таптылар,татар халык  мәкальләрен искә төшерделәр, татар халык ашлары турында да әйтеп уздылар. “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” кебек  милли уеннарны яратып уйнадылар. Туган тел көненә багышланган чара  “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.