Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

"Тылсымлы китаплар язучы..."

Кыска гына гомерендә кызыклы һәм матур әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр иҗат иткән татар язучысы А.Алишның тууына 110ел уңаеннан әдәби кичә узды. Килгән кунаклар "Язучы да Алиш, батыр да" дип аталган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә Алиш әкиятләреннән өзекләр укып, аларның нинди әсәрдән булуын танып белү белән башланып китте.Чара дәвамында язучынын биографиясе, иҗат юлы турында презентация күрсәтелде.Балалар Алиш әсәрләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Килгән кунаклар "Сәйлән" балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең "Чукмар белән Тукмар", ә мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән "Куян кызы" әкиятләрен яратып кабул иттеләр. Чара Алиш әкиятләре буенча куелган курчак театры белән тәмамланды