Кошларым-дусларым
Табигатькә, кошларга карата сак караш тәрбияләү, алар турындагы белемнәрен камилләштерү максатыннан "Кошларым- дусларым" дигән чара узды. Чарада "Сэйлән" бакчасы нәниләре катнашты. Чара кошлар турындагы китаплар күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Соңрак балалар алар турында презентация һәм видиоролик карадылар. "Мин беләм", "Танып бел", "Тапкырларга-табышмак" кебек уеннар бик җанлы узды. Чара кошлар турындагы шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр бала үзенә ошаган кош рәсемен ясады.