Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Китап- якын дустың ул

15нче июнь көнне мәктәп яны лагерына йөрүче балалар янәдән китапханәгә җыелдылар. Бү көнне яңа кайткан китаплар белән таныштылар. "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар"  командаларына бүленеп алар әдәби викторинада көчләрен сынаштылар: китап турында булган мәкальләрнең дәвамын да белделәр,табышмакларның җавапларын да таптылар, өзекләрнең кайсы әсәрләрдән булуын да әйтеп бирделәр. Шулай ук китапларның барлыкка килү тарихы, китап төрләре турында презентация карадылар. Соңыннан кечкенә китап ясау буенча мастер-класс күрсәтелде һәм һәр бала бик теләп китапчыклар ясады.