Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Балачак һәрчак кояшлы булсын!

1июнь- балаларны яклау көнендә "Сәйлән" балалар бакчасы коллективы белән берлектә нәниләр өчен сабантуй бәйрәме оештырдык. Бу көнне балалар төрле кызыклы уен- ярышларда катнашып үзләренең көчләрен сынадылар. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу, су ташу, балык тоту, таяк тартышу һәм башка уеннарда нәниләр актив катнаштылар. Ярышлар җыр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында һәр балага татлы призлар һәм  истәлекле бүләкләр тапшырдык