Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сугыш батырларына дан!

 Яңа Бүләк авылы җирлегенә караган Күктәк Мирсәит авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә обелиск ачылды. Бәйрәм тантанасын авылыбыз җирлеге башлыгы М.С.Сәхәбетдинович ачып җибәрде. Ул бу эшне башлап өйрүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде, ветераннарны, сугыш чоры балаларын, аларның гаиләләрен бәйрәм белән тәбрикләде. Ветераннарны котлап, мәктәп укучылары матур чыгыш ясадылар. Рубис Зарипов, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова һ.б. мәртәбәле кунакларның чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Тантаналы бәйрәм чарасы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.