Утлы еллар авазы
Бөек җиңүнең 73еллыгы уңаеннан китапханәдә китаплар күргәзмәсе оештырылды. Ватан сугышы геройларына багышланган китаплар, фоторәсемнәр, газета -журналлардан статьялар куелды.Шулай ук балалар өчен сугыш турындагы китаплар да күргәзмәдә урын алды. Авылдаш ветераннарыбыз турындагы мәкаләләр, аларның сугышта күргәннәре турындагы язмалары күргәзмәне тагын да тулыландырды.