Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай рухы яши күңелдә

Тукай марафоны кысаларында Яңа Бүләк авылы “Сэйлэн” балалар бакчасында “Тукай рухы яши күңелдә” дип аталган театральләштерелгән әдәби- музыкаль кичә узды. Бәйрәм кичәсе “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Китапханәче нәниләрне Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты белән кыскача гына таныштырып үткәннән соң, Тукай әкият геройларын каршы алдылар. Алар Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм башка геройлар белән бергә әкият дөньясына чумдылар, аларның кызыклы сорауларына җаваплар таптылар, шигъри өзекләрнең кайсы әсәрдән булуларын да белделәр, “Серле капчык”та булган биремнәрне дә үтәделәр.  Кичә Г. Тукайның шигырьләре белән үрелеп барды. Бәйрәм кичәбез татарларның гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.