Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Күңелем сандыгы

Якташ язучыларыбыз, аларның иҗатлары белән таныштыру максатыннан СДК хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелем сандыгы" дип аталган, шагыйрә Р.Сәетгәрәева белән очрашу кичәсе узды. Очрашуга мәктәп коллективы, авылдашлар чакырылган иде. Кичәдә Р.Сәетгәрәева үзенең китаплары белән таныштырып үтте, шигырьләрен укыды, үзе иҗат иткән җырларын башкарды, авылдашларны кызыксындырган сорауларга да теләп, тулы итеп җавап бирде.Очрашу кичәсе өлкәннәр һәм укучылар башкаруында шигырьләр белән үрелеп барды.