Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Кошлар- безнең дусларыбыз

Кошлар көне уңаеннан "Сэйлэн" балалар бакчасында "Кошлар- безнең дусларыбыз" дип аталган бәйрәм кичәсе уздырдык.Нәниләр кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, рәсем буенча кошларны танып белделәр, алар турында видеоролик, презентация карадылар. Кошлар турында булган китапларга күзәтү ясадык,шигырьләр, әкиятләр укыдык, кызыклы уеннар уйнадык.