Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

"Туган якның моңлы сандугачы"

Авылдашыбыз, татар халкының мәшһүр җырчысы И. Шакировның туган көне уңаеннан балалар бакчасында "Туган якның моңлы сандугачы" дип аталган тематик кичә узды.Китапханәче презентация ярдәмендә җырчының иҗаты, тормыш юлы турында сөйләде, аның иҗатына багышланган китаплар белән таныштырды. нәниләр шулай ук видеоролик карадылар, И. Шакиров башкаруында җырлар тыңладылар.